Хәбәрләр

Олы Тәрбит авылы мәдәният йортында Әтиләр көне уңаеннан «Бердәм рухыбыз белән без көчле» — дип исемләнгән җылы очрашу узды

Олы Тәрбит авылы мәдәният йортында Әтиләр көне уңаеннан махсус операциядә катнашучы егетләрнең әтиләре белән «Бердәм рухыбыз белән без көчле» — дип исемләнгән җылы очрашу узды.

Китапханәче Инна Драндрова бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Чүти авыл җирлеге башлыгы Гөлнур Әхмәтшина матур теләкләрен җиткерде. Чүти мәктәбенең яшь армиячеләре әтиләргә патриотик җырлар башкарды. Олы Тәрбит башлангыч мәктәбе укучылары Раян Галкин белән Анастасия Козлова шигырь сөйләде. Кичәдә махсус хәрби операциядән ялга кайткан офицер Кирилл Корников та катнашты.

Ул яңалыклары белән бүлеште. Әтиләргә улларының исән-сау кайтуларын теләде. Яшь буынга — яхшы укып, бүгенге көнне кадерен белеп яшәргә язсын, дигән теләкләрен җиткерде. Күңелле дә, эчтәлекле дә кичәбез чәй табыны артында үтте.


Нет комментариев