Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Тәрбитнең “Тәңкәләр” фольклор коллективы Комсомол районы юбилеенда катнашты

Олы Тәрбит авылы Чувашиянең Комсомол районы белән чиктәш, аралар якын, шуңа да керәшеннәребез анда яшәүче мишәрләр, русллар, чувашлар белән аралашып яши.

Төрле милләтләр арасындагы мәдәни багланышлар да дәвам итә. Сәнгатьнең халыклар дуслыгын ныгытудагы, мәдәни мирасны, этникара һәм конфессияара бердәмлекне саклаудагы көче зур. Быел Комсомол районы оешуга 80 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә Олы Тәрбитең “Тәңкәләр” фольклор ансамбле коллективын да чыгыш ясарга чакырдылар. Әлеге тантана Чувашия башлыгы Михаил Игнатьев катнашында узган. 
Комсомол районнының юбилее авыл хезмәтчәннәренә дан җырлаучы “Акатуй” җыр, хезмәт һәм спорт бәйрәме кысаларында үткән, аны Россиядә игълан ителгән Театр елына да багышлаганнар. “Безнең коллективны бик җылы каршы алдылар. Бәйрәмдә халык күп иде. Чувашия башлыгы Михаил Игнатьев белән язучы, Комсомол якташлыгы рәисе Валерий Тургай безнең белән дә аралашырга вакыт тапты. Безнең керәшен йортына керделәр, хәлләребезне сораштылар. Бәйрәм сәхнәсендә үзебезнең яраткан җырларны башкардык һәм диплом, призлы бүләкләргә лаек булдык. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, дус яшәргә насыйп итсен!”- диде “Тәңкәләр”нең җитәкчесе, авыл китапханәчесе Инна Драндрова. Алар белән бер сәхнәдә Мари, Татарстаннан, Ульян өлкәсенең һәм Чувашиянең сәхнә осталары чыгыш ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев