Мәктәп укучылары белән очрашуга район прокуроры ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов, "Кайбыч" полициясе бүлекчәсе начальнигы урынбасары Илшат Зиннәтуллин, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова килде.
Алар укучыларның ришвәтчелекнең килеп чыгышы, аңа каршы нинди чаралар алып барылуы, аның җәмгыятькә китергән зыяны турындагы күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.
Нет комментариев