Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Салым инспекциясендә ачык ишекләр көне үтәчәк

    18-19 сентябрь көннәрендә салым инспекциясендә ачык ишекләр көне үткәрелә. Бүген биредә клиентларны 08.00. дән 19.00. сәгатькә кадәр (13.00. дән 14.00. сәгатьләрдә төшке ял) һәм иртәгә 08.00. дән 15.00. сәгатькә кадәр (төшке ялсыз) кабул итәләр. Әлеге чара барышында физик затларның милегенә, транспортка салым тәртибе турында тулырак белергә, шулай ук салымнарны исәпләү...

    Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 гыйнварыннан кертелгән үзгәреш буенча, физик затлар, салым түләргә тиешле күчемсез милеккә яки транспорт чарасына үзе ия булган чорда бер тапкыр да түләү кәгазе алмаган һәм аны түләмәгән очракта, бу хакта инспекциягә хәбәр итәргә тиеш булалар. Әлеге хәбәр 31 декабрьгә кадәр бирелергә тиеш, шулай ук тиешле документларны да тапшыру зарур. Салым инспекциясенә хәбәр итәргә кирәк булмаган ике искәрмә очрак бар: әгәр сез әлеге объектлар буенча белдерү кәгазе алган яки сезгә ташлама каралган - салым түләүдән азат ителгән булсагыз.

    Моннан тыш, физик затларның милек, җир һәм транспорт салымын түләү вакыты да үзгәрде, әлеге төр түләүләр 1 октябрьгә кадәр башкарылырга тиеш. Салымнарны барлык банк бүлекләрендә, терминаллар һәм «Электрон Татарстан» инфоматлары аша түләргә мөмкин. Әлеге хезмәтләр өчен комиссия алынмый. «Физик затларның шәхси кабинеты» ярдәмендә салымнарны өйдән чыкмый гына түләргә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: