Хәбәрләр

«Себер капкасы» төбендә – Иске Чәчкаб эзе

Район делегациясе составында Төмән шәһәренә кузгалганда, мин Себердә Иске Чәчкаб кешеләренең бар икәнлеген белә идем инде.

Әмма авылдашларымны таба алырмын дип, һич кенә дә уйламадым. Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районындагы Киндерле авылында лаеклы ялдагы укытучы Фирүзә Булатова, минем Иске Чәчкабта туганнарым бар дигәч, бик куандым. Ул Махинур апа Газимҗанованың туганы булып чыкты. Төмәндә яшәүче Гөлнур апа минем әтием Әкрам Гыймранов Иске Чәчкаб авылында туган дигәч, тагын шатлыклы хисләр кичердем. 

Сүземне ерак тарихтан, тарихчы Кадыйрҗан Галимовның «Эзле Чәчкаб» китабы битләреннән башларга булдым. Иске Чәчкаб авылы халкы еш кына ачлыктан интеккән, яхшы уңдырышлы җирләре аз булган. Мәсәлән, 1898 елда авылда 999 кеше ачлык кичергән. Патшага фидакарь хезмәт иткән Шаһиәхмәт солдат сорап язган үтенеч буенча, март аенда Зөя өязе идарәсеннән 749 пот арыш, терлек өчен 100 пот фураж бирелгән. Бу ярдәм ачлыкны кичерергә булышкан.

1900 елда Иске Чәчкабта йорт хуҗаларын барлау, җирләренең күләмен ачыклау һәм аерым яшь ир затларына йорт салу өчен урын билгеләү үткәрелә. Гасыр башында яши торган йорты һәм чәчә торган җире булган 150 гаилә теркәлә һәм берничә урын исемсез запаска калдырыла. Бу елларда авыл халкының саны арта. Җир 274 кешелек, ә ирләр 282гә җиткән. Хәтта икенче мәчетне төзүгә һәм мәхәллә булдыруга теләкләрен белдереп, гамәлдәге мәчет тирәсендә яшәүче авылдашлар да хат яза һәм икенче мулла, мәэзин-азанчы хезмәт хакын түләүдә ярдәмче булуларын әйтәләр.
XX гасыр башында ике мәхәлләгә кергән ирләр: 282+302=584, хатын -кызлар: 259+277=526 булган. Барысы 1110 кеше 820 гектар чамасы куллану җирендә тормыш иткән. 

1906 елда Россиядә Столыпин реформасы башлана һәм 1914 елга кадәр дәвам итә. Столыпин реформасы Себергә күчкән кешеләргә уңайлы шартлар тудырырга вәгъдә иткән. Мәсәлән, хөкүмәт һәр ир-атка бер гектардан артык җир бирергә, йорт салырга, ат-сыер алырга мөмкинлек тудырырга тиеш булган. Илле сумлык дотация дә вәгъдә ителгән. Ул авыр елларда күпләрнең ни сәбәпле шундый ерак юлларга кузгалганын аңларга кыен түгел. Көнбатыш Себергә таба үз теләкләре белән китүчеләрдән тыш мәҗбүри сөрелгән, каторгага җибәрелгән кешеләр дә була.

1907-1911 елларда Кайбыч якларыннан, шул исәптән Иске Чәчкабтан да, авылдашлар Төмән якларына юл тота. Кайберләре "себерәк«ләр яши торган Киндерле авылында урнаша, кайберләре кечерәк авылларга башлангыч биргән. Беренче булып Киндерлегә Шәмсетдиновлар, Баһаветдиновлар, Ногмановлар, Фәйзуллиннар, Әхтәриевләр, Сабитовлар һәм башкалар күченә. Араларында авылдашлар да булгандыр дип уйларга нигез бар, чөнки 1900 елда төзелгән исемлектә Шәмсетдиновлар, Ногмановлар, Сабитов фамилияләре очрый. Баераклардан Иске Чәчкабта «Бикчур» нәселеннән Әхмәтша Ногманов искә алына.
Киндерле авылы җирләрендә туфрак ундырышлы, күлләрдә балык, урманда киек күп була. Җирле халык сунарчылык белән шөгыльләнә. Анда яшәүче кеше ачлыктан интекми.

1921 ел бик ачы хәсрәтләр китерә. Корылык була, икмәк уңмый, карты-яше ач кала. Үлем һәрбер йортның ишеген шакый, өстәвенә, тиф тарала. Өй җылытырга, мунча ягарга утыны булмый. Совет хөкүмәте тарафыннан халыктан икмәк, чәчүлек орлык җыела, налог салына. Халыкка заем түләү тәртибен кертәләр. 182 гаиләсе булган Иске Чәчкаб авыл Советына 2335 сум заем билгелиләр, аннан тыш йомырка, сөт, йон, хәтта натуралата бәрәңге налогын да билгелиләр.
Иске Чәчкабның, тирә- күрше авыллар белән чагыштырганда, 820 гектар җире була. Олы Кайбычның — 1857, Ульянковоның — 2859, Улановоның — 1162, Корноуховоның 1468 гектар җире була. Бу елларда атлар саны да күпкә кими. Мәсәлән, 1922 елның 25 декабрендә бары тик 54 ат була, аларның 28е эшкә яраклы булмаган.

Шул авыр вакытлар килеп, ачлыктан качып, авыл халкының инде таныш булган Себер якларына күченүенең икенче дулкыны башланып китә.

Бабам кыры
Егерме бернең афәтле ачлык елы
Тарихка фаҗига булып кереп калган.
Үле гәүдәләр өстенә ятып аналар
Кан аралаш ачы яшьләрен койган.
Калган җаннарны саклау өчен, бабайлар
Күчеп килгән Себер дигән кырыс җиргә.
Урман-суның күплегенә куанганнар,
Әзрәк булган игенчегә тик җир генә...
Гөлнур Әкрам кызы Хәйруллина

Авылдашым Кадыйрҗан Галимов «Эзле Чәчкаб» дип аталган китабында XX гасыр башында Иске Чәчкаб авылының ир-атлары исемлегендә Габделлатыйф Алкинның энесе Габделнәфикны искә ала. Габделнәфикның уллары арасында 1844 елда туган Гыймран исемле ир бала була. Гыймранның улы — Вильдан. Вильданның уллары: Әкрам, Гайнан. Әкрам Вильдан улы Гыймранов Бөек Ватан сугышы кырында ятып калган. Үзе башка өлкәдән сугышка алынган булса да, Иске Чәчкабтагы һәйкәлгә исеме кертелгән. Төмән өлкәсендә аның кызы Гөлнур туган. Гөлнур Хәйруллина — биш ир бала анасы, лаеклы ялдагы ветеран-укытучы, Төмән өлкәсендәге себер-татарларының язучылар берлеге әгьзасы. Аның сайланма әсәрләр китабыннан язма тәкъдим итәм:

«Кыз сату»

Ә менә кыз сату турында миңа кайнанам сөйләгән иде. 

1921 елгы корылык, ачлык алып килгән ел барлык Татарстан халкы өчен фетнәле була. Кешеләр, калган җаннарын саклап калу өчен, төрле якка тарала башлый. Минем кайнатам Шиһабетдин, яшь хатыны Фатыйма, әни-әтисе, абыйсының гаиләсе белән ерак Иркутск якларына юнәлә...

— Вагоннарга төяделәр үзебезне, Кайбыч районының Мөрәле, Кошман, Иске Чәчкаб авылларыннан гаиләләре белән байтак кеше җыелдык. Поезд белән бару дигәч тә, бик тиз барып җитә алмадык шул, сәяхәтебез ике айга сузылды.

Бераз барабыз да тукталабыз. Кайчагында 1-2 көн торабыз. Станция, шәһәр тирәләре булса, вагоннан төшеп таралабыз, хәер сорашабыз, ирләр баерак гаиләләрдә эшләп ала. Шулай бер көнне әткәем ике булка күтәреп кайтты. Бер йорт янында күрә: акча сала торган сейфны машинадан төшерәләр. Ул машина янында тукталып тора икән.

«Мужик, может поможешь?», — дигәч, шул сейфны күтәреп, бина эченә алып кергән. Күзләрем маңгаема менде, бөтен кан тамырлары оешкандай булды, тезләрем калтырый, сейфны урынына җиткереп төшергән идем, бер чаты идәнне тишеп керде«, — диде.

Әткәй бик көчле кеше булган икән, дим. Ииии, әткәең көчле, ә менә аның әтисе Хәйрулла бабагызда иде ул көч! Ул илаһи озын буйлы, киң җилкәле пәһлеван кеше иде.

Баржа тартып килгән бурлаклар Идел буенда комда ял итәләр икән. Шул вакыт яр буенда тарантаска җигелгән яшь кенә тай килеп туктый. Тарантаста бик матур киенгән яшь ир белән хатын. Аларга паром белән икенче ярга чыгарга кирәк икән. 

Ничек кенә итсәләр дә тайны паромга кертә алмаганнар. Шунда Хәйрулла бабай сикереп торган да: «Китерегез аракы, атыңны үзем кертәм», — дигән.

Аракыны китергәннәр, барысы да: «Ни булыр икән?», — дип җыелганнар яр буена. Бабай кружкага аракыны салган да эчеп җибәргән, ди. Шуннан соң атны туара, аның корсак астына кереп, бер кулы белән арт аякларын, бер кулы белән ал аякларын кочаклап, тайны күтәргән дә паромга кертеп бастырган. Халык аһ иткән. Аннан тарантасны сөйрәп керткән, атны җигеп тә куйган. Менә шул Хәйрулла бабай улы-килене белән бергә бара да инде.

Кайбер вагоннарда тиф авыруы башланды. Халык күп, вагоннар тыгыз. Кич исән яткан кеше, иртәгәсен үлгән. Поезд тагын туктый, солдатлар носилка күтәреп керәләр дә, үлгәннәрне, авыруларны алып чыгып китәләр. Кайсылары авыруларны яшереп калырга тырышалар, моны белеп алсалар, вагонны тупикка куялар, торабыз шунда берәр атна. Кайчан поезд килә әле, тагып китә, кайчагында берәр, икешәр атна торабыз. Минем килендәшем дә авырый башлады. Солдатлар Хәйрулла бабайга кайсы госпитальгә салганнарын әйттеләр. Иртәгәсен бабай киленнең хәлен белергә барса, ул инде үлгән булган. 

Ике малай — Әкъмал белән Ярхәм мина калдылар. Ашарга юк, балалар елашалар. Менә вагон тирәсендә казахлар күренә башлады. Гаҗизләнгән халык буе җиткән, үсмер кызларын сата башладылар. Ул кызларның илереп елаганнарын ишетсәң...

Бар юанычыбыз — скрипкачы малай. Ул күрше вагонда бара. Станцияләрдә туктап торган арада, скрипкасын тотып, вагон буена чыга. Үзе кызлар кебек оялчан, кара чәчләре бөдрәләнеп тора, чибәр. Ә бармаклары шундый озын, нәзекләр. Татар көйләрен сыздыра гына. Без үзебезнең ачлы-туклы икәнебезне дә онытабыз.

Теге егетебез әйтә беркөнне: «Казах килсә, мине сатыгыз, мин кыз булып киенәм», — ди. Әй китте шау-шу: кайсы сандыгыннан балитәк күлмәк чыгара, кайсы чиккән алъяпкыч, кайсы яулык, муен төймәләре, беләзекләр. Әй киендерәбез егетне. Иннек тә тидергәч, егетебез шундый чибәр, зифа буйлы кызга әйләнде бит. Казах озак көттермәде. Кызның чибәрлеген күргәч, сатулашып та тормады, тиешле акчасын бирде дә, аны тарантаска утыртып, даласына кайтып китте.

Төн урталарында «кызыбыз» кайтып та җитте, юлда качкан икән. Таң атуга, казахыбыз килеп җитте. Шаулый бу, кызны таптыра, кайтмады дигәнгә ышанмыйча, бөтен вагоннарны йөреп чыкты.

Вагон янына халык җыелган, егетебез скрипкада сыздыра гына. Казах аның ягына әйләнеп тә карамады, сүгенә-сүгенә, авыз эченнән мыгырданып китеп барды. Шулай итеп, скрипкачы егетебез безне тагын берничә көнгә ачлыктан коткарып калды«.

1923 елның 16 маенда өй, каралты- кураны тикшереп, байлыгын барлап, исемлек төзиләр. 1921 елгы ачлык күп кенә җан ияләрен алып китә, кайберләре, Себергә бәхет эзләп китеп, юлда ук тиф, ачлыктан юкка чыга. Бу исемлек 1921 елдан авылда 1100дән артык кешедән 846сы гына калганын, 190 сыердан —76, 130 аттан —54 кенә калганын күрсәтә. Исемлектәге 846 кешедән 53 кешенең, Себер китү сәбәпле, чәчелми калган җирләре хакында әйтелә. 

Минем әтием Лотфулла улы Габделхак, 1928 елда туган булса да, Себер юлында вагоннарда баручы кешеләр ачлыктан интеккәнен, газиз балаларын тукталышларда калдырып китү очраклары турында ачынып сөйли иде. Бу сүзләр минем исемдә дә тирән уелып калган. Үзләренә дә ашарга булмаган да, бәлки исән калырлар дип уйлаганнардыр. Кем белә инде, нинди көч анадан баланы аерганын? Безнең авыллар булганмы соң анда? — дип сорагач, «Әйе» дип җавап биргәнен хәтерлим.

Шулай итеп, татар халкының тетрәндергеч фаҗигале ачы язмышы бер кечкенә генә татар авылында ачык чагылыш тапкан. Татар-мишәр канын дөнья буйлап тараткан.

Туганлык җепләре өзелмәсен

Төмәндә яшәүче дустым Рафаэль Галимҗан улы Гадиев, үзенең тамырларын эзләп, Кармышка (Чувашия Республикасының Козлов районы Янгильдино авылы) кайтып, бик тирән хис -тойгылар кичереп, безнең Кайбыч төбәгенең, шул исәптән Иске Чәчкаб авылының Себер җирендә тирән туганлык тамырларын эзләргә юл ачты, мисал күрсәтте. Рафаэль абыйның ата-бабалары җиренең туган туфрагын күреп кичергән тойгыларын үземә дә кичерергә туры килде. Шул фикерләремне сезгә дә җиткерергә теләдем, авылдашларым. Авылдан киткән нәселләр күп, алар онытылып бара. Барласак иде аларны. Якташларыбыз, безгә, Татарстанга карап яши, сокланалар, горурланалар. Ата- бабалары җирен бик сагыналар. Төмән җире минем күңелемдә индидер бик җан өздергеч, котылгысыз аерылу хисләре уятты. Аерылып барабыз, күп кенә туганлык җепләре өзелә, нәселләр киселә. Авылыбыз да кечерәеп, картаеп бара. Ачлык елларында булган халык саны гасыр узган дәвердә дә кабатланмый. Кемнеңдер кылган догасы гасыр үткәч кабул булып, туганлык җепләрен ныгытыйк дип сораган күк тоела. Дога кылыйк, без дә!

Төмән өлкәсенә сәяхәт оештырган җитәкчеләргә, барлык ярдәм күрсәткән райондашларга, безне каршы алып кунак иткән хуҗаларга Аллаһының рәхмәтләре булса иде.

Рәшит Зиннәтуллин, Иске Чәчкаб авылы


Нет комментариев