«Туым җондызы» фестивале Кайбыч керәшеннәренә җиңү китерде

"Кайда тудың соң син, керәшен моңы? Йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек җырлар кайчан барлыкка килде икән? Безнең керәшеннәр кебек җыр-биюгә оста тагын кем бар икән?" "Туым җондызы" фестиваленең 5 февральдә узган гала-концертын алып баручылар әнә шул сүзләр белән башлап җибәрде.
Казанда ел саен зурдан кубып үткәрелүче "Туым җондызы" ("Раштуа йолдызы") фестиваленең иң элек сайлап алу туры булды. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында иртәнге сәгать унда башланып киткән бу турда республика шәһәр-районнарында җиңү яулаган катнашучылар чыгыш ясады. Анда Кайбыч керәшеннәре дә үз талантларын күрсәтте. Безнең районнан сигез җырчыны тыңладылар һәм аларның дүртесе гала-концертка узды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында кичке сәгать алтыда узган йомгаклау концертында да уңышлы чыгыш ясадылар алар. Хуҗа Хәсән кызы Юлия Макарова этник костюм буенча беренче урынны яулады, җыры белән тамашачыларны таң калдырды. Ул диплом, музыкаль үзәк һәм көнкүреш товары алу өчен дисконт карта белән бүләкләнде.
Мәлкидәге "Балдырган" балалар ансамблен клуб методисты Александр Бичарин әле быел гына оештырды. Аларның чыгышын Казанда алкышларга күмделәр, шулай ук музыкаль үзәккә лаек булдылар. Олы Тәрбиттән Диана Леонтьева да дипломант булды һәм дисконт карта белән бүләкләнде.
Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче Никита Русовка, "Балдырган"ның нәни солисты Вадим Бичаринга да үзләре кадәр зурлыктагы машина бүләк иттеләр.
Яшь талантларның чыгышын карарга барган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укучыларны фестивальгә әзерләүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде. Кайбыч керәшеннәре җәмгыяте рәисе Светлана Матвеевага "Туым җондызы"ның Кайбычтагы зона турын үткәрүгә, керәшен сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен фестивальне оештыру комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз