Хәбәрләр

Хезмәттәшебез, «Кайбыч таңнары» газетасы журналисты электрон мактау тактасына кертелде

Айдар Сәлимгәрәев: Татарстанның электрон мактау тактасында 47 журналист тәкъдим ителгән.

Электрон мактау тактасында Татарстандагы 47 журналистның исеме урнаштырылган. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бу — бүләкләүнең бик яхшы формасы. Безнең бүгенге көндә тармакта эшләүче 47 кеше Мактау тактасында тәкъдим ителгән. Ләкин эш әле тәмамланмаган, без аны дәвам итәчәкбез һәм күбрәк кешене җәлеп итәчәкбез», — диде Сәлимгәрәев.

Ул шулай ук платформада тәкъдим ителгән журналистларның берсе — Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз Александр Малов турында сөйләде, аңа тиздән 100 яшь тулырга тиеш. Ул журналистикада 70 ел эшләгән.

Электрон мактау тактасына «Кайбыч таңнары» газетасы журналисты, Татарстан Республикасының атказанган мәгълүмат һәм масскүләм коммуникацияләр хезмәткәре Мингазиз Сөнгатуллин да бар (фотода). Аның матбугат өлкәсендә эшли башлавына быел 37 ел тулды.

Узган атнада Татарстанда электрон мактау тактасы эшли башлады. Сәнәгать предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре, җитәкчеләр һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең фотосурәтләре һәм алар турында кыскача мәгълүмат ресурста бер елга урнаштырыла.

Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән быелның 1 маенда гамәлгә куелды. Инициатива республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтләрен һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтүне максат итеп куя.

Платформада Татарстанның 4,8 мең предприятиесен тәкъдим итүче 15 меңнән артык хезмәткәр турында мәгълүмат урнаштырылган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы яза.


Нет комментариев