2026 ел районыбызда Хәрби традицияләр, хезмәт һәм мәдәни мирас елы дип игълан ителде.
Бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин планеркада хәбәр итте. Әлеге елның максаты — тарихи һәм мәдәни мираска, Россия, Татарстан, Кайбыч халкының хәрби һәм хезмәт батырлыгына карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, традицияләрне саклау һәм популярлаштыру.
Бу ел төрле катлау вәкилләрен, халкыбызны, дәүләт структураларын һәм бизнес-мохитне кеше потенциалын үстерү, тормыш сыйфатын яхшырту, милли бердәмлек, социаль гаделлек кебек кыйммәтләрне ныгыту юнәлешендәге төп бурычлар тирәсендә берләштерүгә йөкли.
— Россия Федерациясендә 2026 ел — Халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында — Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы. Без, барлык төп фикерләрне берләштереп, Кайбыч районында 2026 елны Хәрби традицияләр, хезмәт һәм мәдәни мирас елы дип игълан иттек, — дип билгеләп үтте Альберт Рәхмәтуллин. — Ел исеме өч мөһим компонентны үз эченә ала: хәрби традицияләр, хезмәт һәм мәдәни мирас. Алар барысы да конкрет бурычларны чишүгә юнәлдерелгән. «Хәрби традицияләр» компоненты кысаларында без патриотик тәрбия бирү, бабаларыбызның каһрманлыгын мәңгеләштерү, армиянең дәрәҗәсен күтәрү һәм хәрби хезмәткә хөрмәтне арттыру, музейларны популярлаштыру, истәлекле урыннарны төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез. Иҗади инициативаларны җәелдерүгә, яшьләрне индустрия һәм аграр тармакка тартуга, милли мәдәният һәм традицияләрне саклауга, гаилә институтын ныгытуга һәм мәдәни проектларны үстерүгә, тарихи үткәнне, мәдәни мирасны популярлаштыруга зур игътибар бирәчәкбез.
2026 ел — районыбыз өчен юбилей елы: Кайбыч оешуга 35 ел тула. Районыбызны илдә генә түгел, аннан читтә дә данлаган беренче халык артисты,
«Кайбицкая» иҗат псевдонимын алган якташыбыз Галия Кайбицкаяның тууына 120 ел тула. Татар халкының бөек шагыйре, язмышында Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла хәзрәт мөһим роль уйнаган Габдулла Тукайның тууына 140 ел була.
Бу ел, аңлашылганча, патриотик һәм мәдәни чараларга бай булачак.
Нет комментариев