Хәбәрләр

Альмир Абашев диспансеризациядәге яңалыкларны әйтте

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев ТР Министрлар Кабинетында брифингта 2026 елда халык белән профилактика эшендәге яңалыклар турында сөйләде.

Диспансеризация үзенчәлекләренә тукталды.

Яңалыклардан 21-49 яшьтәге хатын-кызлар өчен үткәрелә торган тикшеренүне әйтергә кирәк. Алар өчен биш елга бер тапкыр кеше папилломасы вируслары ДНКсын ачыклау процедурасы каралган. Уңай нәтиҗә килсә, аналык муентыгы микропрепаратына цитологик тикшеренү үткәрелә.

«18-40 яшьтәге кешеләр өчен яңа анализ кертелде: канда липопротеидны билгеләү буенча бер тапкыр анализ ясала», — дип сөйләде Альмир Абашев.

18-39 яшьтәге кешеләр өчен алты елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен өч елга бер тапкыр липид профиленә бәя бирү анализы уздырылачак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев