Хәбәрләр

Бөгелмәдә 64 яшьлек ир-ат тәмәкесен сүндермичә йоклап киткән һәм янып үлгән

Бөгелмәдә сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында 64 яшьлек ир-ат һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Ир-ат өендә тәмәке тарткан һәм креслода йоклап киткән дип фаразлана. Бу 5 квадрат метр мәйданда янгын чыгуга сәбәпче булган. Урынга килгән 64нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре янгынны сүндергән вакытта хуҗаның мәетен табып алган.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев