Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, кайбер урыннарда бераз кар явачак, аерым районнарда томан төшүе ихтимал.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 3–8 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы −9...-14 градус булса, көндез −7...-12 градус салкын булуы фаразлана.
Юлларда бозлавык, шуңа күрә машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш ителә.
Нет комментариев