Хәбәрләр

Бүген Татарстанда кар, җепшек кар һәм бозлавык көтелә

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, урыны белән бераз кар яки җепшек кар явуы ихтимал.

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, кайбер урыннарда ул секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Һава температурасы −1..+3 градус тәшкил итәчәк. Юлның аерым участокларында бозлавык фаразлана.


Нет комментариев