Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
10.40 һәм 10.45 сәгатьләрдә электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә) кабыначак, ә 10.43 сәгатьтә мөһим хәбәр теле- һәм радиоканаллар аша тапшырылачак.
Ил төбәкләрендә хәбәр итү системаларын Бөтенроссия күләмендә тикшерү елга ике тапкыр — яз һәм көз көннәрендә уза. Татарстанлыларга тынычлык сакларга киңәш ителә. Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итүнең кирәге юк.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев