Хәбәрләр

Быел Татарстан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 53 миллиард сум акча юнәлдерәчәк

Татарстан Республикасы 2026 елда төбәкнең социаль-икътисади үсеше юнәлешендә эшен дәвам итәчәк, 12 илкүләм проект кысаларында 45 төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен барлыгы 53 миллиард сум акча юнәлдерәчәк.

Бүлеп бирелгән акчалар татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга сарыф ителәчәк. Биредә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, экология, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү өлкәләре турында сүз бара.

«Яшәү өчен инфраструктура» һәм «Экология» илкүләм проектлары кысаларында 42 парк һәм скверны төзекләндерү, 17 инженерлык инфраструктурасы объектын яңарту, шулай ук Казанның ләм кырларын рекультивацияләү һәм Чаллыдагы Мәләкәскә елгасы үзәнен чистартуны төгәлләү күздә тотыла.

«Иң яхшысы — балаларга » һәм «Гаилә» илкүләм проектлары гаилә һәм үсеп килүче буын турында кайгыртуга юнәлдерелгән. Алар буенча республикада алты балалар бакчасы төзеләчәк, республиканың муниципаль районнарында ике мәктәпкәчә учреждение һәм 36 мәктәпкә, шулай ук Түбән Камада Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенә һәм Арчада Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенә капиталь ремонт ясалачак.

«Гаилә кыйммәтләре» төбәк проекты буенча дүрт сәнгать мәктәбе төзелер һәм 22 мәдәният объекты ремонтланыр дип көтелә. Болар — алты авыл мәдәният йорты, ике сәнгать мәктәбе, тугыз китапханә, өч музей һәм ике театр.

Транспорт инфраструктурасы, халыкка һәм эшмәкәрлеккә социаль ярдәм күрсәтү дә игътибарсыз калмаячак: Татарстанда автомобиль юллары, күперләр төзү һәм реконструкцияләү, учреждениеләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү, икътисадның социаль тармакларын цифрлаштыру, балалы гаиләләргә һәм эшмәкәрләргә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев