Хәбәрләр

Чаллыда 290 мең квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган

Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең 2025 елгы эшенә йомгак ясады.

Төзелеш тармагы югары темпларны саклый: 290 мең квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган, еллык план үтәләчәк. Квалификацияле белгечләрне җәлеп итү өчен КАМАЗ микрорайонында аренда йортлары төзү дәвам итә.

Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү юнәлешендә системалы эш алып барыла. Исемлектә 9 514 гаилә, шулар арасыннан 4 365 гаилә җир кишәрлеге алган, тагын 5 149 гаилә җир бирүне көтә.
 


Нет комментариев