Хәбәрләр

«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда быел 3,2 мең хатын-кыз өстәмә белем алды

Яңадан уку мөмкинлегеннән аеруча өч яшькәчә бала белән декрет ялында булган хатын-кызлар файдаланган – 3 356 кеше. Шулай ук яңа һөнәрләр үзләштерүчеләр арасында 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 2 330 кеше бар.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләргә IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ.б. керә.

Программаның максаты — хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелекне һәм профессиональ мобильлекне тәэмин итә торган белемнәр, компетенцияләр һәм осталыкларга ия булу яки булганнарын үстерү өчен профессиональ укыту, өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру юлы белән аерым категория гражданнарны эш белән тәэмин итүгә булышу.

 


Нет комментариев