Һәр елда районыбыз авылларында төрле социаль объектларда ремонт эшләре алып барыла.
Әлеге эшләрнең үтәлешен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси контролендә тота.
Район үзәге булган Олы Кайбыч авылы елдан-ел төзекләндерелә, матурая. Биредә ташландык урыннарда да парклар барлыкка килде. Төзекләндерү эшләре әле дә дәвам итә.
Үткән атнада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов, шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин белән берлектә, төзелеш объектларын карады. Алар Олы Кайбычтагы «Имәнлек» ял паркында булды. Биредә шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин балалар мәйданчыгын икегә бүлеп торган иске такталарны алыштырган.
Җәй башында Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә мәктәпләрдә ремонт эшләрен башкару күләмен билгеләгән иде. Багай башлангыч мәктәбенең ике ягын койма белән тотып алу бурычы куелган иде. Бу эш шулай ук шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллинга йөкләнгән. Аның эшчеләре мәктәп янын сетка белән матур итеп тотып куйганнар. Альберт Рәхмәтуллин башкарган эшләрне югары бәяләде.
Халык үтенече тормышка ашырылды
Олы Тәрбит халкы авылны икегә бүлеп агучы инеш аркылы салынган күперне ремонтлау проблемасын күтәргән иде. Бу мәсьәләне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз контроленә алды.
Район башлыгы бу эшне Чүти авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Дамир Шәрәфетдиновка йөкләде һәм күпер кыска вакыт эчендә төзекләндерелде. Күпернең төп өлешен алып торган платформаны күтәреп, астына блоклар урнаштырганнар, аны бетон белән ныгытканнар. Күпер өстендәге шпаллар, такталарны тимер сеткага алыштырганнар.
Район башлыгы куркынычсыз итеп ясалган күпер өчен эшмәкәргә рәхмәтен белдерде. Алга таба Чүти авылы мәдәният йортының ике ягын сетка белән тотып алу, бина эчендә элекке фельдшер-акушерлык пункты урнашкан бүлмәләрне ремонтлап, анда поча бүлекчәсен күчерү, беренче катта бәдрәф бүлмәсе ясау бурычын куйды.
Нет комментариев