Хәбәрләр

Кайбычта Камил Мотыйгыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан мәдәни кичә үткәрелә

Данлыклы якташыбыз Галия Кайбицкая исемендәге музей ачылуына 25 ел тулган юбилей елында җырчының үзе, гаиләсе һәм туганнарына багышлап үткәрелә торган киңкырлы чараларны тагын бер очрашу белән баета.

Сүз Тукайның остазы булып танылган Мотыйгулла хәзрәтнең олы улы, татар мәдәнияты тарихында тирән эз калдырган талантлы нәшир, журналист һәм җырчы, шул чорның атаклы зыялылар даирәсендә шактый шаулы тормыш белән яшәгән Камил Мотыйгыйга 140 ел тулу һәм Галия Кайбицкаяның туган көне уңаеннан үткәреләчәк “Халкым диеп типкән йөрәк” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә турында бара. Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында узучы бу бәйрәм тантанасы затлы нәселне искә алу өчен менә дигән форсат.

 Музейда туганнар очрашуы белән башланып, көндезге сәгать бердә район мәдәният йортында дәвам итәчәк әлеге кичәдә мәртәбәле кунаклар – Татарстанның һәм Башкортстан Республикасының халык артисты Идрис Газиев, якташыбыз – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Лидия Әхмәтова, галим, әдәбият белгече, Төхвәтуллиннар гаиләсе турында “Талантлар арасында” дигән әдәби әсәр-повесть авторы Фоат Галимуллин, данлы нәсел дәвамчылары – Камил Мотыйгыйның оныклары, аларның балалары, якыннары катнашачак.

Сүз уңаеннан, 18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелде. Райондагы барлык музейларда да ел дәвамында халкыбыз өчен зур әһәмияткә ия булган чаралар үткәрелә. Бездә Кайбыч ягы, Галия Кайбицкая музейлары, Олы Подберезье­дагы  игенчелек һәм халык көнкүреше, Хуҗа Хәсәндәге Тау ягы керәшеннәре музейлары эшли.   


Нет комментариев