Хәбәрләр

Кайбычта комиссия мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген бәяләде

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Мәктәпләр укучыларны кабул итәргә әзерме соң?

Шул сорауга җавап бирү максатында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова рәислегендәге махсус комиссия үз эшчәнлеген башлады.

Комиссия мәктәпләрнең, балалар бакчаларының әзерлеген, территориясенең чисталыгын, чәчәкләргә бай булуын, тәҗрибә участогында яшелчәләр үстерелүен карады. Алар бүген Олы Кайбыч балалар бакчасында, Кошман, Олы Урсак, Кече Мәме, Колаңгы, Борындык, Федоровское, Мөрәле, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Багай, Арыслан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында булды. Олы Урсак мәктәбе бу уку елын башлангыч мәктәп статусында башлаячак. Анда алты бала белем алачак, балалар бакчасына да шулкадәр бала йөрия. Кече Мәме мәктәбендә ремонт тулы көченә бара. Биредә төзүчеләр бинаның түбәсен алыштыралар. Мәктәп директоры Людмила Старшова әйтүенчә, монда ремонт уку елы башлангач та дәвам итәчәк. Федоровское мәктәбендә дә төзүчеләр килүен көтәләр. Монда 25 тәрәзәне пластикка алыштырасы бар. Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе, балалар бакчасында ремонт эшләре тәмамланып килә. Монда стеналардагы ярыкларны сылап, буяп куйганнар, кайбер ишекләрне ремонтлыйсы, канализация проблемасын хәл итәсе калган. Бәрлебашы мәктәбендә спорт залның идәннәрен ремонтлыйсы бар.

Кошман, Колаңгы, Борындык, Мөрәле, Багай, Арыслар мәктәпләре яңа уку елына тулысынча әзер.
Комиссия эшен иртәгә дәдәвам итәчәк.


Нет комментариев