Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Балаларга бергәләп укыйбыз” акциясе дәвам итә

Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан Республика Бала хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле тәкъдиме буенча Татарстанда “Балаларга бергәләп укыйбыз” акциясе игълан ителде.

Бу  тәкъдимне Галия Кайбицкая исемендәге музей да хуплый һәм гаиләләрне бу чарада катнашырга чакыра. Акция гаиләләрдә балалар белән бергәләп ял оештыру, гаилә укулары традициясен яңарту, баланы һәрьяктан камил шәхес итеп тәрбияләүдә китапның ролен күтәрү, балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыру максатында үткәрелә. Ул агымдагы елның 25 маеннан 30 августына кадәр ике этапта уза.
I этап – 25 майдан 20 августка кадәр дәвам итә. Акциядә катнашучы, үзе яисә гаилә әгъзалары белән бергәләп балалар китабы, шигырь, хикәя яисә әкият уку фрагментын чагылдырган 60 секундлык видеоязма әзерләп, 89172553941 телефон номеры буенча ватсапка җибәрә. II этап – 2020 елның 20 августыннан 30 августына кадәр. Оештыру комитеты ак-циядә иң актив катнашучыларны билгели һәм җиңүчеләрне ачыклый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев