Хәбәрләр

Кайбыч районы егетләре хәрби җыенда яхшы әзерлек күрсәткән

Унсигез яше тулган һәр Россия гражданы Ватан алдында изге бурычын үтәргә бурычлы. Шуңа булачак солдатларны мәктәп яшеннән үк әзерлиләр.

27-31 май көннәрендә район мәктәпләренең 10 классны тәмамлаган егетләре Олы Кайбыч авылыннан ерак түгел урнашкан урман буенда хәрби җыенда булды. Алар спортның хәрби-гамәли төрләре, төрле арага йөгерү һәм башка ярышларда катнаштылар, автоматтан ату өчен Апас районындагы полигонга барды. Район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин әйтүенчә, яшүсмерләр яхшы әзерлек күр­сәткән, нормаларны тиешенчә үтәгән.


Кайбыч районы егетләре хәрби җыенда яхшы әзерлек күрсәткән Кайбыч районы егетләре

Нет комментариев