Ноябрь аенда кайбычлыларны өстәмә ике ял көне көтә.
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ял итәчәкбез. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре нигезендә, 3 һәм 5 ноябрь бәйрәм алды көннәрендә эш вакыты бер сәгатькә кыскара.
Нет комментариев