Хәбәрләр

Казанның яңа фатирлар иң кыйммәт һәм арзан торган районнарын атадылар

Беренчел базарда иң кыйммәт фатирлар Казанның Яңа Савин районында теркәлгән.

Бу елның беренче кварталында әлеге районда бер квадрат метрның уртача бәясе 274 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы журналистына, шәһәрнең барлык районнарындагы торак бәяләрен анализлап, «Циан. Аналитики» җитәкчесе Алексей Попов хәбәр итте.

Иң кыйммәтле фатирлар Вахитов районында урнашкан. Шәһәр үзәгендә бер квадрат метрның уртача бәясе 252 мең сум тәшкил итә. Өченче урында — Мәскәү районы, анда яңа йорттагы фатирның бер квадрат метр бәясе — 237 мең сум.

Дүртенче урында — Киров районы, бишенчедә — Совет районы, алтынчыда — Идел буе районы һәм җиденче урында — Авиатөзелеш районы.


Нет комментариев