Әлеге очрашуда яшь армиячеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташ сугышчыларыбызның батырлык, кыюлык һәм каһарманлык үрнәге белән танышты.
Һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Кече Мәме җирлегенең "Көмеш волонтерлар«ы эшчәнлеге белән дә таныштылар. Аларның сүрелмәс ышанычы, сабырлыгы һәм алтын куллары — алгы сызыкта торучылар өчен зур терәк. «Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм итүдә барыбызга да бердәм, дус команда булу мөһим», — диде волонтерлар төркеме җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы Елкена Алексеева. Ул хәрбиләрдән килеп ирешкән рәхмәт сүзләре турында да сөйләде.
Ару-талу белмәс бу хатын-кызларның Ватан сакчыларына ярдәм итә башлауларына өч ел тулды. Шушы вакыт эчендә алар 750дән артык маскировка челтәре үргән. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә яшь армиячеләр үзләре дә маскировка челтәрләре үреп, окоп шәмнәре ясап карады. Җылы һәм дустанә атмосферада эшләү барысына да ошады. Балалар волонтерларга игелекле эшләре һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, ә волонтерлар, үз чиратында, егет-кызларны үзләре янына ешрак килергә чакырды, чөнки мондый яхшы ярдәмчеләр өчен эш һәрвакыт табылачак.
Нет комментариев