Cабырлыкның, юмартлыкның һәм моңның тере гәүдәләнеше бармы, дип сорасалар, ике дә уйламыйча, үземнең туган апама төртеп күрсәтер идем. Һәр кыз өчен үрнәк алырдай хатын-кызлар була бит. Күз күрмәгән, якыннан таныш булмаган йолдызлар, артистлар, тагын әллә кемнәр арасыннан эзлисе түгел аларны. Гади, тормышның ямен белеп яшәүче кешеләр арасыннан күзләргә кирәк. Арабызда үрнәкләр күбрәк. Үзем өчен андый кешеләр – әнием һәм аның сеңлесе Гөлсу.
Кечкенәдән Гөлсу апага нинди дә булса исем белән дәшәргә кушалар иде миңа. Йә матур апа, йә алма апа, йә чәчәк апа дип әйтергә кирәк, имеш... Юк, минем аңа үз исеме белән дәшәсем килде. Кабатланырга яратмыйм, аны да кабатларлык кеше юк икәнен төгәл белгәнгә шулай иткәнмендер дип уйланам хәзер. Әниемнең сеңлесе башкаларның матур, алма, чәчәк, тәти апаларына торамени?! Аларны кабатлыймени ул?! Алар аның кебек була аламени?! Гөлсу апа бит ул! Шушы исемгә дөньяның бөтен матурлыгы сыйган ла! Чәчәккә тиң дигән мәгънәле, сирәк кушыла торган исемле кешенең күңеле дә шундый. Гәрчә шул күңелне тапларга, бәгырьне катырырга мөмкин вакыйгаларга шактый юлыкса да, үзгәрмәгән апабыз ул.
Гөлсу апа безгә апа булса да, бертуганнарына кадерле сеңел ул. Аллаһы Тәгалә сынауларны бирми тормады аларга. 12 ел элек җир куенына башта энеләрен (безнең өчен кечкенә абый), озак та үтми әтиләрен (бабабыз) озаталар. Ул вакытта миңа биш кенә яшь иде. Энеләренең, әтиләренең күз алдында сулып баруларын күреп, аларның елашулары, җизнәмнең, дога китабы тотып, бабам ятагына иелгән башы гына хәтеремә уелып калган. Икесенең дә авырулары зәхмәтле иде шул... Һич көтмәгәндә бер йорттан санаулы көннәрдә ике мәет чыгу үлем белән очрашмаган туганнар өчен шактый зур сынау булгандыр.
Шушы хәлләрдән соң әниләренең (тәти әбиебез) аяк-куллары йөрмәс була – паралич суга. Аны тәрбияләү Гөлсу апа һәм җизни җилкәсенә төшә. Калган өч туган исә төп нигезгә ешрак кайтып-китеп йөрергә карар кыла. Менә инде 12 ел буе әбиебез апамның тәрбиясендә яши. Кайчандыр әниләре гомер биреп, балаларын тәпи йөрергә, аякка бастырырга ярдәм итсә, хәзер исә киресе. Төпчеге әниләрен җитәкләп йөртә, җитәкләп урынга яткыра һәм башкасы... Әби тарафыннан: “Арыгандыр инде кызым, мине күптәннән карый бит”, – дигән сүзләрен еш ишетәм, әмма апамның бу хакта сүз кузгатуын белмим. Зарланырга яратмый, шуңа. Хәрәкәтсез утырган кешене карауның авырлыгын шул сынауны үз башыннан кичергән кешеләр генә аңлыйдыр...
Ни кызганыч, апама үз баласын тәрбияләп үстерергә насыйп булмый. Әмма ул үз сабыена бирелергә тиешле җылыны, назны туганнарының балаларына тигез өләшә алды. Һәрберебезне үстерешергә ярдәм итә, шулай итеп, дистәдән артык кыз-улның “әнисе” булып куя ул. Эшкә дә өйрәткән, киңәшләрен дә биргән. Хәзер инде ул үстергән кыз-улларның күбесенең сабыйлары бар. Гөлсу апа – бу очракта да төп киңәшче.
Канга сеңгән бер гадәтебез бар: апа белән җизнинең туган көннәребезгә килүен зарыгып көтәбез. Балачактан ук шулай булды. Бүген дә, авылга кайтып, бәйрәм оештырсак, кунак булып алар килми калса, нидер җитми, табын тулы булмый төсле. Апаның балаларына бүләк сайлаулары да үзенчәлекле, кемнең нәрсә яратуына карап, төсенә кадәр туры китереп бүләк эзли ул. Теләкләре дә, үзе кебек, җылы була.
Без исә – аңа карата хөрмәтне жәлләмәскә сүз биргән балалар. Әни әйтмешли, безнең өчен Гөлсу ападан да күбрәк кадер-ихтирамга лаек кеше дөньяда юк. Үзенә берни таләп итмичә яраткан кешебез лә ул. Яратуны тел белән генә әйтү дөрес түгел, чын ярату гамәлләр аша күренә. Апабызга карата да чиксез мәхәббәтне һәм хөрмәтне гамәлләребез аша безгә дә күрсәтә алырга насыйп булсын дип телим хәзер.
Әгәр аның тормыш арбасы башка юлдан китсә, апама сәхнә тормышын юрарлык иде. Аңа тавыш, моңны Аллаһы Тәгалә жәлләмичә биргән. Хәер, нәселләре моңлы шул: бабам гармун уйный, җырлый иде, өлкән абыйлары да – җыр-моңга сәләтле кеше. Гөлсу апаның җырламыйча торган бер көне түгел, сәгате дә юк. Ашарга пешерәме, кер эләме, утырып кына торамы – гел моңлана ул. Яшьлегендә апам авыл мәдәният йорты сәхнәләрендә еш чыгыш ясаган, хәзер инде кеше алдына чыгып җырламый. Шулай да мәҗлесләрдә, аның сәләтле булуын белгән кешеләр кат-кат сорап җырлата үзен. Туган-тумачаларның, дус-ишләрнең туй, туган көннәре аның җырлы котлавыннан башка узмый. Җыр-моңны аңлый торган, нечкә күңелле кеше булганга күрә, үзем җыр түгәрәгенә йөргән вакытларымда да төп киңәшчем шул апам иде.
Аш-суга осталыгы да юк түгел, кулларыннан барчабыз куана. Безнең тау ягына хас булган юканы, бәлешләрне аннан да остарак пешергән кеше күргәнем юк әле. Апам булганга гына мактавым түгел, аның ризыкларын авыз иткән кешеләрдән ишеткән сүзләргә таянып әйтә алам моны. Аш-су бүлмәсендә кайнашканда телендә гел бер сүз апамның: “Тәмле булсын, татлы булсын, йөрәккә ятышлы булсын!” Шул сүзләргә бисмилласын кушып әйткәнгә дә ул пешергән ризыклар уңадыр кебек.
“Үземә дә бала үстерәсе, үземә дә әни буласы”, – дигән җыр сүзләрен тыңлаганда, уйланып куям. Әни һәм Гөлсу апабызга аз гына булса да охшармынмы икән? Чын гаилә җанлы кеше булырга теләсәң, тырышырга кирәк. Яшь буын баласы буларак, иркә кочакта үскәнгәме, аларга хас сабырлык миңа җитми әле. Әмма күз алдымда шундый үрнәкләр булганда, монысын гына төзәтергә мөмкин.
Чулпан Гарифуллина, Кошман – Казан. "Ватаным Татарстан" газетасы
Нет комментариев