Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кулларыгызны юып йөрегез. Битлек, пирчәткәдән йөрегез, кайбычлылар

2019 елның декабрь аенда моңа кадәр кешедә күзәтелмәгән коронавирус штаммы – COVID-19 пәйда булды. Бүгенге көндә коронавирус бөтен дөньяны камап алды дияргә була. Коронавирус – кеше һәм хайваннарда сулыш алу әгъзаларын зарарлаучы вирус.

АВЫРУ БИЛГЕЛӘРЕ
Коронавирусны эләктереп, 2-14 көн (коронавирусның инкубация чоры) узганнан соң, кешедә бизгәк тоту, ютәл, тән температурасының югары булуы, тын кысылу күзәтелергә мөмкин. Болар – зарарлануның төп симптомнары. Шуңа өстәп йөз һәм иреннәр зәңгәрләнеп китсә, күкрәк читлегендә басым, даими авыртулар булса, табибларга мөрәҗәгать итегез. Санап үтелгән һәм башка симптомнарга тап булган очракта да, борчылмагыз. Бу әле сез вирусны йоктыргансыз дигән сүз түгел, әмма табибларга күренү бер дә комачау итмәс.
КЕШЕДӘН-КЕШЕГӘ: ВИРУСТАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?
Әлегә коронавирусны (COVID-19) кисәтүгә каралган вакцина әлегә юк, шуңа күрә вирус белән “элемтәгә кермәү” зарарлануны булдырмауның иң яхшы чарасы булып тора. Вирус кешедән кешегә күчә (авыру кеше ютәлләгәндә яки төчкергәндә таралучы тамчылар икенче кешенең авы-зына, тын юлларына эләгергә мөмкин – ике кеше арасы 1,8 метрны тәшкил итү дә тыгыз элемтә булып санала). Өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары (йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шикәр чире һ.б.) булган кешеләргә сәламәтлекләренә үтә дә игътибарлы булырга кирәк. Алар, вирусны эләктергән очракта, авыруны катлаулырак форма-да кичерәләр дип санала. Өстәмә чаралар күрү буенча табиб белән элем-тәгә керергә киңәш ителә.
– Авырулардан читтәрәк йөрегез;
– кулларны сабын белән ешрак һәм озаграк юыгыз;
– сәяхәтләрне, очышларны кичектереп торыгыз;
– күзләрегез, авыз-борыныгызны бик еш тотмаска тырышыгыз;
– авырган вакытта өйдә утыру хәерлерәк булыр;
– еш кагыла торган әйберләр һәм өслекләрне дезинфекцияләп торыгыз;
– ютәлләгәндә, төчкергәндә авыз-борыныгызны салфетка белән каплагыз, соңыннан аны чүп чиләгенә ташлагыз, пакетка салырга онытмагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев