Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә Кайбычтан гуманитар ярдәм озатылды

Бу шәһәрләрдә яшүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрү өчен районыбызның “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары җыюны игълан иткән иде.

Гуманитар ярдәм җыюда авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар советлары рәисләре, авылларда яшәүче партия әгъзалары, төрле оешмалар хезмәткәрләре актив катнашты. Нәтиҗәдә, бу атнаның дүшәмбесендә без Казанга 47 тартмага, 147 капчыкка тутырылган кием-салым, җиде капчык аяк киемнәре, ике зур тартма сабын озаттык. «Өй җылысы» («Тепло из дома») дип аталган акциядә катнашкан барлык райондашларыбызга, үзенең шәхси "Газел"ендә йөкне Казанга илткән Марсель Садриевка тирән рәхмәтебезне җиткерәм, — диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев.

Шул ук вакытта Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм госпитальләрдә дәваланучыларга ятучыларга да гуманитар ярдәм җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев