Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәлки мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды

«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында булдырылган үзәкнең тантаналы ачылышында район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин катнашты.

Алар «Үсеш ноктасы» үзәгенең укучыларга сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтер, балаларда заманча табигый-фәнни һәм технологик күнекмәләләрне формалаштырырга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

Гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен шартлар формалаштыру максатын күздә тотып эшләүче «Үсеш ноктасы» үзәкләре алданрак Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Федоровское һәм Чүти мәктәпләрендә ачылган иде. Мондый бәхет бүген Мәлки мәктәбе укучылары һәм укытучыларына да елмайды. Биредә ике кабинет — информатика һәм биология класслары эшли башлады. Санлы лабораторияләр, лаборатор эшләр һәм тәҗрибәләр үткәрү өчен әсбаплар, микроскоплар, шулай ук ноутбуклар һәм башка кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Төзүчеләр кабинетларны матур һәм зәвыклы итеп эшләгән.

— Төп мәктәпләр арасында «Үсеш ноктасы» сыйныфларының беренчеләрдән булып бездә ачылуы — зур шатлык һәм горурлык, шулай ук җаваплылык та өсти. Әлеге үзәк ярдәмендә уңышка ирешербез дип ышанам, — диде мәктәп директоры Тамара Иванова, рәхмәтен белдереп.

Тантаналы линейкадан соң җитәкчеләр информатика укытучысы Сергей Козлов, химия һәм биология укытучысы Виктор Яковлев укучылар белән үткәргән мастер-классларда булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев