Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәмне илтеп кайттылар.
Йөк хәрбиләрнең ихтыяҗларыннан чыгып тупланды. Аларга шәхси посылкалар да җибәрелде. Игелекле гамәлгә якташлар, авыл җирлекләре халкы, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар, волонтерлар, гомумән, теләгән һәркем кушылды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге ярдәмне туплауга һәм озатуга үз өлешен керткән райондашларыбызга рәхмәтен җиткерде.
— Бердәм, ярдәмчел халкыбыз бу юлы да активлык күрсәтте. Махсус хәрби операция башлану белән, ир-егетләребез Ватан сагына басты. Бүгенге көндә намус белән хезмәт итәләр. Безнең бурыч — аларга ярдәм итү. Ватаныбыз хакына берләшеп, райондашларыбызга гуманитар йөк җибәрүгә үз өлешен керткән һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Мөһим һәм җаваплы вазыйфаны үтәп, гуманитар ярдәмне ир-егетләребезгә илтеп, тапшырып кайтучылар — район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллинага, шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллинга, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляковка да ихлас рәхмәтлемен, — диде Альберт Рәхмәтуллин.
Нет комментариев