Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин инициативасы белән, балаларын үзләре генә тәрбияләүче ике анага тәмле күчтәнәчләр тапшырылды

Олы Кайбычта яшәүче Татьяна Матвеева белән Наталья Шершикова ятимнәрне торак белән тәэмин итү программасы буенча алынган бөтен уңайлыклары булган күпфатирлы йортта яши.

Без барганда икесе дә өйдә үзләре генә иде, балалары балалар бакчасына йөри. Икесе дә кәрәзле телефоннар сату салонында эшли. Хезмәт хаклары мактанырлык түгел. Татьяна Хуҗа Хәсән авылында туып-үскән, ә Наталья Олы Подберезье кызы. Бүләкләрне тапшырырга башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Зөлфия Гарафетдинова килгән иде. Алексей Николаевич яшь аналарның проблемаларын сорашты, киңәшләрен бирде, ярдәм кулы сузарга әзер торуларын белдерде. Күчтәнәчләрне икмәк пешерү комбинаты коллективы әзерләгән булып чыкты.
– Кызым Эвелина балалар бакчасыннан кайткач, бу кадәр тәм-томны күреп, шатланыр инде. Балаларны яклау көнендә сез аларга чын бәйрәм ясадыгыз. Мин үзем өч яшемнән әнисез калганмын,  аны хәтерләмим, әниләрнең нинди булуын иптәш кызларымнан күреп кенә белә идем. Алардан көнләшүемне үзем генә беләм. Әниләр киң күңелле, бала өчен соңгысын да бирергә әзер кешеләр алар. Мин үзем дә кызым өчен шундый ана булырга тырышам, – диде Татьяна. – Мине әбием карап үстерде. Ул да, әти дә моннан берничә ел элек вафат булды. Кибеттә эшләүче сеңлем дә шушы йортта яши, тормыш алып барырга ул булыша.
Натальяның ике баласы бар, Константин белән Карина. Үз әнисе авыру, урын өстендә генә ята. Бу да ярдәмгә мохтаҗ гаилә. 
Кайчагында кемгә сәдака бирим икән, дип аптырыйбыз. Очын-очка ялгап баручыларга азык-төлек, башкасы белән булышырга хәлебездән килә. Үз балаларыбыз, оныкларыбыз кунакка кайткач, аларны тәмле ризыклар белән сыйлыйбыз, күчтәнәчен өеп биреп җибәрәбез, хәлдән килгәнчә булышабыз. Ә Татья­на, Наталья кебекләрнең андый кешесе юк. Күпфатирлы йортта яшәгәч, бакчалары да, димәк, бәрәңгесе, яшелчәсе дә юк. Сатып ала башласаң, кыйммәткә төшә. Шуңа да җитәр-җитмәс тормышта яшәүчеләргә ярдәм итсәк, үзебезгә күпме савап алыр идек. Ятимкәйләргә бирелгән йорт яныннан тыныч кына узып китмик әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев