Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Кайбычта гражданнарны кабул итте

«Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы җирле бүлегенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә узган очрашуга Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева килде.

Аның депутатка мөрәҗәгать итүенең төп максаты — реконструкция ясау юлы белән музейны зурайту мәсьәләсен хәл итү.

Музей бинасына су кермәгән, канализация дә юк. Хезмәткәрләрнең эш шартлары ГОСТ таләпләренә туры килми, — диде Чулпан Камалиева.

Әлеге сорауны тыңлаганнан соң, аның белән якыннан танышу өчен, Илдар Гыйльметдинов музейга килде. Аны биредә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев каршы алды һәм музей белән таныштырды. Илдар Ирекович әлеге сорауны контрольгә алды, аның буенча тәкъдимнәр һәм аңлатма бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев