Хәбәрләр

Россиядә федераль дәүләт хезмәткәрләренең уртача пенсиясе 39,5 мең сумнан артып киткән

Россиядә федераль дәүләт хезмәткәрләре аена уртача 39 536 сум пенсия ала.

Россия Социаль фонды шул хакта хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Ведомство мәгълүматлары буенча, илдә федераль дәүләт хезмәткәрләре арасыннан 99,2 меңгә якын пенсионер исәпләнә.

Эшләүче пенсионер-дәүләт хезмәткәрләренең уртача пенсиясе аена 40 601 сум, эшләмәүчеләрнең — 39 409 сум.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев