Хәбәрләр

Социаль пенсиянең уртача күләме арткан

Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме быелның 1 июленә 15,5 мең сумнан артып киткән.

Бу хакта РИА Новости Социаль фонд системасы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Мәгълүматларга караганда, социаль пенсиянең уртача күләме быелның 1 июленә 15 534 сум тәшкил иткән. Гомумән алганда, 1 гыйнвардан ул 2 мең сумнан артыкка күтәрелгән.

Шул ук вакытта эшләмәүче пенсионерлар өчен бу төр пенсия күләме 15 856 сум тәшкил итә. Эшләүче социаль пенсия алучыларга аена 11 659 сум түләнә.

 


Нет комментариев