Татарстанның хезмәт базарында тәҗрибәсе булмаган белгеч аена 60 мең сум хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнаша ала.
ТР Мәшгульлек үзәге директоры Тимур Муллин бүген Казанда журналистлар белән очрашу вакытында шул хакта хәбәр итте.
«Әгәр, мисал өчен, 160 мең вакансияне алып карасак, квалификациягез, эш тәҗрибәгез булмаса да, эшкә килүгә үк сезгә 60 мең сум хезмәт хакы түләячәкләр», — дип белдерде ул.
Үз сүзләрен раслау өчен ул «Һөнәре буенча иң яхшысы. Икенче старт» конкурсындагы бер очрак турында сөйләде, аның финалистлары федераль этапта 1 миллион сум ота.
«Бәйгедә Казан вертолет заводы эшчесе катнашты. Мин аның белән сөйләшеп киттем. „Кара, биредә төбәк этабы уза, без сиңа грантлар гына тапшыра алабыз. Ә федераль этапта син 1 миллион сум ота аласың“. Ә ул миңа болай диде: „Миңа сезнең миллионыгыз — авыл да, шәһәр дә түгел. Мин бу миллионны ике ай эчендә үз эшемдә алачакмын“. Аларга хезмәт хакын эш башыннан түлиләр», — дип белдерде Муллин.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев