10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.
Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.
Нет комментариев