Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк. Иртән температура −14..-19 градус тәшкил итә, аязганда −23 градуска кадәр суытырга мөмкин.
Көндез термометрның терекөмеш баганасы −10..-15 градусны күрсәтәчәк, республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында −20 градуска кадәр суыта.
Юлларда бозлавык саклана.
Нет комментариев