Хәбәрләр

Татарстанда 34 яшьлек эшче өстенә экскаватор чүмече төшкән, ир-ат үлгән

26 гыйнварда Мамадыш районы Грахань авылы янындагы кырда монтаж эшләре вакытында төзелеш оешмасында эшләүче 34 яшьлек ир-ат өстенә экскаватор чүмече төшкән.

Эшче хастаханәгә бару юлында үлгән.

Җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев