Хәбәрләр

Татарстанда бераз кар һәм салкынча һава торышы көтелә

Бүген Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы саклана.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада көн болытлы булачак, бераз кар көтелә. Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнлә һава температурасы −8..-13 градус тәшкил итсә, көндез исә Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы −5..-10 градусны күрсәтәчәк.

 


Нет комментариев