Хәбәрләр

Татарстанда бүген яшенле яңгырлар һәм +25 градуска кадәр җылылык көтелә

10 августта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.

Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен һәм боз яварга мөмкин, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Җил төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәя.

Көндез температура +20дән +25 градуска кадәр булачак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев