Бүген Татарстанда салкынча, болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада болытлы була. Төнлә кайбер районнарда башланган яңгырлар көндез бөтен төбәккә таралачак. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-10 метр тизлектә исүче җил көндез кайбер районнарда секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.
Салкынча төннән соң көндез Татарстанда һава +12, +17 градуска кадәр генә җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев