Хәбәрләр

Татарстанда җил һәм 17 градуска кадәр салкын көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика алмашынучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем көтелми. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Җил секундына 4 метрдан 9 метрга кадәр тизлек белән көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Бофорт шкаласы нигезендә, тизлеге 3,4-5,4 метр булган җил җиңелчә, 5,5-7,9 метр тизлек белән исүче җил уртача, ә 8,0-10,7 метр тизлектәге җил саф җил дип атала.

Төбәктә төнге −17, −22 (аязганда −27) градуслардан соң тәүлекнең якты вакытында термометр баганалары бары тик −12, −17 градуска кадәр генә (Казанда −14, −16 градуска кадәр) күтәреләчәк.

 


Нет комментариев