Хәбәрләр

Татарстанда Крещение көнендә 26 меңгә якын кеше бәкедә коенырга теләк белдергән

Крещениене бәйрәм иткән көннәрдә 26 меңгә якын кеше бәкедә коенырга теләк белдергән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Без муниципаль районнар тәкъдим иткән белешмәләрне гомумиләштердек. Республиканың 37 муниципаль берәмлегендә сулыкларда һәм бәкеләрдә, шулай ук 1,5 метрга кадәр тирәнлектәге чишмәләрдә су коену урыннары оештырылачак. Андый урыннар барлыгы — 108», — дип китерде ул.

19 урын — елгаларда, 25е күлләрдә һәм буаларда урнашкан. Шулай ук 1,5 метрга кадәр тирәнлектәге чишмәләрдә коену өчен 64 бәке җиһазландырылган.

Чыганак: «Татар-информ»

 


Нет комментариев