Хәбәрләр

Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды

Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды, аны 7.32 сәгатьтә керткәннәр иде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында шул хакта мәгълүмат урнаштырылды.

Пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимын игълан ителүгә дә карамастан, республика аэропортларында чикләүләр кертелмәде.

Соңгы тапкыр әлеге режимны республикада кичә, 21 гыйнварда игълан иттеләр, ул өч сәгатькә якын гамәлдә булды.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев