Гыйнвар белән чагыштырганда, ноябрьдә Татарстанда hh. ru эш бирүчеләр вакансияләрендә тәкъдим ителә торган медиан хезмәт хакы 14,5 процентка арткан һәм 80,2 мең сум тәшкил иткән.
Бу хакта "Татар-информ«га hh. ru Идел буе директоры Альбина Солтанова хәбәр итте.
«Ел башыннан иң күп хезмәт хаклары „финанс, бухгалтерия“ вакансияләрендә — 22 процентка (80 мең сумга кадәр), „төзелеш, күчемсез милек“ — 21 процентка (113,7 мең сумга кадәр), „эшче персонал“ — 20 процентка (105,4 мең сумга кадәр), „чимал чыгару“ — 17 процентка (100,8 мең сумга кадәр), „җитештерү, сервис хезмәте күрсәтү“ — 17 процентка (104,4 мең сумга кадәр)», — дип хәбәр итте ул.
Солтанова мәгълүматлары буенча, хезмәт хакы тәкъдимнәрендә ел башы белән чагыштырганда кимүләр күзәтелми.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев