Республикада, шул исәптән, Кайбыч районында да 15 гыйнварда хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, аучылык хуҗалыклары белгечләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар 14 мең чакрымнан артык юл үтәчәк һәм аучылык ресурсларының 19 төрен санап чыгачак.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Кайбыч районындагы начальнигы Самат Алиев әйтеп узганча, исәпкә алынучы төрләр арасында- поши, кабан, болан, бүре, төлке, куян, сусар һәм башкалар бар. Моннан тыш, миләш чыпчыгы, көртлек, урман тавыгы һәм соры көртлек кебек кошларның күләме бәяләнәчәк.
Мониторинг үткәрү өчен, белгечләр үзләре белән локацияне, юлның вакытын һәм тизлеген билгели торган навигатор, планшет, маршрутның кәгазьдә бастырылган схемасын алалар.
Схемада карандаш белән кайда, һәм нинди юнәлештә кайсы хайван йөргәнен билгелиләр. Алынган мәгълүматлар аучылык ресурсларының торышын бәяләргә һәм, кирәк булган очракта, республика фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Исәпкә алу эшләре 15 мартта тәмамланачак.
Нет комментариев