Тәүге аваз салган, тәпи киткән
Туган җирем минем Кайбычым!
Данлый сине хезмәт сөйгән халкың,
Уңган-булган һәрбер ул-кызың.
Күп тапкырлар аерып-кушсалар да,
Чирек гасыр элек кабат тудың.
Бүген менә чын йөзеңне таптың,
Ил күгендә синең үз урының.
Төзелешләр, яңарышлар чоры
Кичерәсең бүген, Кайбычым.
Һәр почмагың җәннәт бакчасы күк
Оныттыра борчу-сагышны.
Бүгенгең...
Тәүге аваз салган, тәпи киткән
Туган җирем минем Кайбычым!
Данлый сине хезмәт сөйгән халкың,
Уңган-булган һәрбер ул-кызың.
Күп тапкырлар аерып-кушсалар да,
Чирек гасыр элек кабат тудың.
Бүген менә чын йөзеңне таптың,
Ил күгендә синең үз урының.
Төзелешләр, яңарышлар чоры
Кичерәсең бүген, Кайбычым.
Һәр почмагың җәннәт бакчасы күк
Оныттыра борчу-сагышны.
Бүгенгең бик матур, киләчәгең
Якты, күркәм, тыныч, уң булсын.
Кулга-кул тотынып тату яшик,
Туар көнең гел шатлыктан торсын.
Төпле җитәкчеләр кулында син,
Шуңа гөрләп бара һәрбер эшең.
Кояш кебек җирдә мәңге балкы,
Котлы булсын синең туган көнең!
Нет комментариев