13 яшлек үсмернең Түбән Каманың 37нче лицее хезмәткәренә һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгатылды.
Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, һөҗүмнең сәбәбе 13 яшьлек укучы белән җыештыручы хатын арасындагы низаг булырга мөмкин. Үсмер аңа пычак белән ташланган, шулай ук сигнал җайланмасыннан аткан һәм тән җәрәхәтләре алган.
Зыян күргән хатын-кызга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән, үсмерне хастаханәгә алып киткәннәр.
Җинаять эше «Кеше үтерергә омтылу» һәм «Ваемсызлык» маддәләре буенча кузгатылган.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев