“Авыл табибы” программасы буенча Кайбычка тагын өч белгеч кайтты

Августта Кайбычка берьюлы өч белгеч - гомуми практика табибы, участок терапевты һәм табиб-методист кайтты. "Авыл табибы" федераль программасы ярдәмендә районда медицина кадрларына булган ихтыяҗ хәл ителә.
Аның нигезендә югары һөнәри белемле 35 яшькә кадәрге яшь табибларга федераль бюджеттан бер миллион сум күләмендә компенсация түләнә һәм ул бер тапкыр гына бирелә. Бердәнбер таләп - авыл сырхауханәсе белән биш елга килешү төзү.
- Программадагы шартлар мине һәм булачак тормыш иптәшем Зөлфияне тулысынча канәгатьләндерде. Үзем район үзәк сырхауханәсендә табиб-методист, ә ул Зур Подберезьедагы амбулаториягә гомуми практика табибы булып урнашты. Вакытлыча яшәү өчен фатир бирделәр, охшаса, бәлки, монда озаккарак та калырбыз әле, - ди Алмаз Алиуллин.
Яшь табиб 2010 елда медицина университетының медик-профилактика бүлеген тәмамлаган, интернатура узган. Тумышы белән Апастан.
- Минем вазифага статистика мәгълүматлары, отчет документлары белән эшләү керә, законнардагы үзгәрешләрне дә белеп торырга тиешмен. Без башка районнарда да эш белешкән идек, әмма үзебезгә якынрак урынны сайладык, - диде Алмаз, ни өчен Кайбычка кайтулары турында сорагач.
Участок терапевты Рафил Бәдертдинов та безнең якныкы диярлек - күрше Апас районының Ябалак авылыннан. Яшь белгеч медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлаган, интернатурадан соң авылга кайтырга булган.
- Авыл сырхауханәсендә тәҗрибә туплыйсым килде. Эшкә урнашканчы берничә тапкыр үзәк сырхауханәнең баш табибы белән очраштым, монда педиатр булып эшләүче апам Ләйсәннән дә эш шартлары турында сораштым. Кайбычта әле бер атна гына эшләсәм дә, коллективны яратып өлгердем. Табиблар да, шәфкать туташлары да үз эшләрен яратып башкара. Эш шартлары да яхшы, - дип фикерләре белән уртаклашты Рафил.
Яшь белгечләрне авыруларның җылы мөнәсәбәте, табибларга хөрмәт белән каравы да сокландырган.
- Авыруларның сиңа булган ышанычы, без биргән киңәшләрне төгәл үтәве җаваплылыкны тагын да арттыра кебек. Бу дәвалану процессын да тизләтә, авыру тизрәк савыга, - ди Рафил Рифатович.
Яшь табибларның килешү вакыты узганнан соң да Кайбычта каласыларына ышанасы килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.15900
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.11400
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.2600
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.14700
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.23500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.81500
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.10800
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43300
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44200
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51100
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14500
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?15600
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены уздыЯбалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.9500
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.23700
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.15900
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.14700
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.11400
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.9500
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.2600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика