Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Авылда сыерсыз булмый” - ди Мәлки авылында яшәүче Гурьяновлар

    Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда авыл халкы сыер асрарга атлыгып тормый. Дөресен әйткәндә, иренү дигән начар гадәт нәтиҗәседер бу. Күпләр кибеттә сөт ризыкларының ниндие генә юк, барасың да сатып аласың дип уйлый. Кайбер ялкау кешеләрдән сыерын асрагач, көтү чиратына чыгарга кирәк бит, дигән фикер дә ишетергә туры килгәне бар. Шул ук...

    Зинаида һәм Георгий Гурьяновлар, шактый еллар лаеклы ялда булуларына карамастан, әле һаман да хезмәт дәрте белән янып яшиләр. Авыл халкының элек-электән килгән күпләп терлек тоту традициясенә тугры калып, алар хуҗалыкларында җиде сыер асрый.
    - Терлек асрау - яшәүнең яме ул! Көннәр буе өйдә нәрсә эшләргә кирәк, телевизор карап утырып булмый бит инде, - ди "Сыйлы көнем - сыер белән" дигән гыйбарәне тормыш девизына әверелдергән Георгий Гурьянов.
    Зинаида апа да, Георгий абый да лаеклы ялга терлекчелектә эшләп чыга. Сыерны гомер буе асрыйлар. Элегрәк сөтлебикәләрнең баш саны азрак булса, соңгы елда аны үз көчләре белән арттырганнар.
    - Чүпрәлегә киңәшмәгә баргач, Марат Әхмәтов та: "Терлек асрауны киметмәскә" - диде. Безне, тырышып эшләүчеләрне хөрмәтләп, акчалата бүләкләр тапшырдылар, - ди хуҗа кеше. - Бик зур рәхмәт, субсидиясен биреп торалар. Болар барысы да авылларның киләчәге булсын дип, анда яшәүче халык өчен эшләнә.
    Терлек асрагач, аның азыгын да әзерләргә кирәк бит әле. Бу эштә Гурьяновларга балалары, оныклары һәм кияү­-киленнәре ярдәмгә килә икән. Шул ук авылда яшәүче уллары Георгий һәм кызлары Надежда гаиләләре дә күпләп сыер асрый.
    - Печәнне бергәләп җыябыз, көтүне дә оныклар һәм балалар белән көтәбез. Шул рәвешле, туганлык хисләре тагын да ныгый, - ди Георгий абый белән Зинаида апа.
    Бу зур эштә техникасыз булмый, билгеле. Тырыш гаилә өр-яңа тракторын да, кирәкле агрегатларын да сатып алган. Аны Георгий абый да, өйләнеп, үзләре янында яшәүче уллары Владимир да иярли. Гурьяновлар алты бала тәрбияләп үстергән. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, балалары, оныклары да үзләре кебек тырыш һәм хезмәт сөючән.
    - Сыерларны савым аппараты ярдәмендә савабыз.Аны узган ел Сабантуенда бирделәр. Алны-ялны белү юк инде, җиңел түгел. Ләкин тырышлыгыбыз бушка китми, файдасын бик күрәбез, - ди Зинаида апа.

    Чыннан да, хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы. Типсә тимер өзәрдәй эшсезлектән интеккән әзмәвердәй кешеләргә ялкаулыкның ни икәнен белмәгән Гурьяновлар үрнәк булырлык. Мондый гаиләләр булганда, авыллар гөрләп яшәр әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: