Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Балачак – баллы чак

    Ямьле җәйнең беренче көнендә ел саен халыкара күләмдә балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу 1950 елдан бирле шулай.

    Бәхетле балачак мизгелләре кеше күңелендә мәң­гелек матур хатирә булып озак саклана. Сугыш чоры балаларының ач­лы-туклы яшәгәнлеген өл­кәннәр сөйләвеннән ишетеп, китаплардан укып кына белгән буын өчен барлык шартлар да бар хәзер. Алар өчен балалар бакчалары, мәктәп­ләр, төрле уку йортларының ишекләре ачык, тамаклары тук, өсләре бө­тен. Яшь буын турында хөкүмәт дәрәҗәсендә кайгырталар. Аларны наркомания, тәмәке тарту кебек заман чирләреннән саклап калу, балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү, спортка, сәнгатькә тарту буенча максатчан эш алып барыла.

    Шулай да яшәешебезнең мәгънәсе, тормышыбыз чәчәкләре булган балаларны кемнәрдән якларга һәм сакларга соң? Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы буларак, миңа сабыйларны, үсмерләрне чыннан да яклаган очраклар бе­лән күп очрашырга туры килә. Шунысы гаҗәп, еш кына аларны ата-аналарыннан яклыйлар. Исерек әти, исерек әниләр- комиссиянең даими "кунаклары". Кәеф-сафа корырга яратучыларның үз балаларында гаме булмый шул.

    Аларны тәмле ризыклар белән сыйлыйсы, сәламәтлеген, мәктәп­тә тиешенчә белем алуын кайгыртасы урынга, еш кына язмыш кочагына ташлыйлар. 2010 елдан бүгенге көнгә кадәр 48 ата-ана эчкечелектән дә­валанырга җибәрелде, шуларның күпчелеге - хатын-кызлар. Алар дә­валанганда, балалары вакытлыча Чүп­рәледәге "Җылы йорт" приютына, Казандагы балалар йортларына урнаштырылды. Тиешле тәрбия булмау сәбәпле, сәламәтлекләре какшаган сабыйларны Казандагы дәвалау учреждениеләренә җибә­рү­дә дә балаларны яклаучы комиссиянең бай тәҗрибәсе бар. Аз керемле, социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, күп балалы гаиләләрдә үсүчеләр, ятимнәр, чит гаиләгә тәрбиягә алынган балаларга - аерым игътибар. Ял йортларына, лагерьларга җибәргәндә, өстенлек иң элек аларга бирелә. "Мәк­тәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе дә очын-очка ялгап яшәүче гаиләләргә зур ярдәм. Бүгенгедәй матур тормышта балаларга бәхетле балачак бүләк итү без, зурларның, бурычы ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: